Тиздән республиканың бар авылларында да староста вазифасы барлыкка киләчәк. Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары май ахырындагы утырышта шул хактагы закон проектын караячак.
Староста, гражданнар сходында билгеләнеп, авылның вәкаләтле органы тарафыннан тәгаенләнер дип күзаллана. Ул түләнми торган вазифа булачак, чөнки аның бурычлары җәмәгать эшчәнлегенә таяна. Вәкаләтләр срагы 2-5 елга исәпләнә.
“Авылларда җәмәгать мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә алып, аларны чишәргә әзер кешеләр бар. Әмма вәкаләтләре булмаганлыктан, моны башкара алмыйлар”, – ди Корылтай җитәкчесе К.Толкачев. Старосталар институты үстерелсә, урындагы күп мәсьәләләр хәл ителер иде дип исәпли ул.