Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 Май 2019, 13:27

Ниндидер өрәкләр подъездларны бозалар

Ни кызганыч, арабызда кеше хезмәтен санга сукмаучылар, матурлыкның ямен җибәрүчеләр бар. Республикада подъездларны ремонтлау программасы буенча эшләр башланды. Ләкин кемнәрнеңдер яңа гына ремонтланган подъездларга зыян салырга куллары күтәрелгән.

Бу хакта төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров ачынып һәм каты кисәтеп социаль челтәрләрдә болай дип язган: “Без сезнең белән фикер алыштык, нәрсәләр эшләргә кирәклеген билгеләдек. Тормыш шартларын яхшырту өчен күңелебезне һәм йөрәгебезне салдык. Ә хәзер карагыз – ниндидер өрәкләр яңа ремонтланган подъездларда ни кыланганнар (Радий Хәбиров каты әйбер белән белән бәрүдән тишек барлыкка килеп чатнаган тәрәзә, бозылган стеналарның фотоларын урнаштырган – авт.). Моны бит сезнең күршедә яшәүчеләр эшли. Алар күп тә түгел, ләкин шул берәүләр калганнарның тормышын боза. Мондый хәлне күрсәгез, ике дә уйлап тормый участковыйга шалтыратыгыз! Бу мәсьәлә буенча Йортлар советлары һәм җәмәгатьчелек ярдәменә исәп тотам”.
Исегезгә төшерәбез, күпфатирлы йортлардагы подъездларга ремонт 4 этапта эшләнәчәк. 15 июньгә быелга планлаштырылган 4000 подъездның 25 проценты эшләнергә тиеш. 1 ноябрьгә бу елның планы үтәлергә тиеш. Моның өчен бюджеттан 1 миллиард сум акча бүленгән.
Читайте нас: