Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 Май 2019, 16:47

«Моңга бай гармун бәйрәме»

Башкортстанда Фатыйх Иксанов исемендәге «Моңга бай гармун бәйрәме» фестивале тәмамланды.

Башкортстанда Фатыйх Иксанов исемендәге «Моңга бай гармун бәйрәме» фестивале тәмамланды.
БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкорт дәүләт филармониясе режиссеры, республикада тальян бәйрәменә нигез салган Фатыйх Иксанов исемендәге бу зур музыкаль чара күп еллар дәвамында Яңавыл җирендә үтә. Быел ул унынчы тапкыр узды һәм Башкортстанның 100 еллыгына багышланды.
Фестивальдә өч йөздән артык кеше – халык уен коралында уйнау осталыгы буенча танылган, Ханты-Манси автоном округыннан, Марий -Эль, Татарстан, Удмурт республикаларыннан, Ырынбур өлкәсе, Пермь краеннан, Башкортстанның егерме җиде районыннан, алты шәһәреннән 70 солист һәм 33 ансамбль катнашты.
Чараны тантаналы ябу мизгелендә кунакларны һәм конкурсантларны БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова котлады һәм БР Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров исеменнән тәбрикләү сәламнәрен җиткерде.
Гала-концерт җыр-моңны чынлап бәяләүче осталарны берләштерде.
Гармун бәйрәменең Гран-при бүләгенә Уфадан Таһир Шаһивәлиев һәм Туймазыдан Илнур Газизов, Илеш районының “Мирас” халык фольклор музыка ансамбле лаек булды.
Башкаручылар арасында беренче урынны Айгиз Мадьяров (Чакмагыш районы) һәм Александр Ашихмин (Удмурт Республикасы) яулады.
Калтасыдан килгән 7 яшьлек Петраев иң яшь катнашучы булса, Туймазылы 91 яшьлек Җәмил абый Хәсәнов иң өлкән гармунчы иде. БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмил Хәсәнов бу фестивальдә ел да катнаша. Ул гармунда оста уйнап кына калмый, үз куллары белән музыка коралларын да ясый.
Читайте нас: