Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 Май 2019, 12:17

Краснокамада – яңа башлык

Краснокама районы хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллинның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды.

Краснокама районы хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллинның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. 15 майда район Советы депутатларының чираттан тыш утырышында шундый карар кабул ителде. Краснокама районы хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Рөстәм Мусин тәгаенләнде.
Рөстәм Мусин Мишкә районы Иштебай авылында туган. Аңа 53 яшь. Урындагы совхозда ветеринар табиб булып эшләгән, 1996-2000нче елларда – Мишкә районы хакимияте башлыгының кадрлар белән эшләү буенча урынбасары. 2015 елның февраленнән 2019 елның 14 маена кадәр Рөстәм Мусин Мишкә районы хакимияте башлыгы булып эшли.
Читайте нас: