Бүген, 16 майда, синоптиклар күк күкрәп һәм яшен яшьнәп кыска вакытлы яңгыр явуын фаразлый. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +6...+11 градус булмакчы. Көндез бераз җылырак – һава температурасы +20...+25 градус.
17 майда да урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Аерым районнарда боз явуын фаразлыйлар. Җил көньяктан, көчәючән, урыны белән көнбатыштан исәчәк. Һава температурасы төнлә +8... +13 градус. Көндез +15...+20 градуска кадәр җылытачак. Республиканың көньягында +25 градуска кадәр.