Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 Май 2019, 16:36

Чүп савытлары эшләнә

Каты көнкүреш калдыкларын җыйнау буенча гомум ил күләмендәге таләпләрне үтәү өчен беренче чиратта махсус савытлары кирәк иде.

Каты көнкүреш калдыкларын җыйнау буенча гомум ил күләмендәге таләпләрне үтәү өчен беренче чиратта махсус савытлары кирәк иде. Борайда тимер материаллардан төрле продукция җитештерүче механик завод булу әлеге мөһим мәсьәләне хәл итүдә уңайлык тудыра. Монда яңа елның беренче эш көннәреннән үк тимер калай материалдан көнкүреш калдыкларын җыйнау өчен савытлар эшләнә башлады. Бүген коллективтагы дистәләп эшче – эретеп ябыштыручылар Альфред Гаязов, Илшат Габделгалимов, Александр Суфиянов һәм башкалар, буяу эшләрен башкаручы Ирина Хәмәтханова иртәдән кичкә кадәр шушы эшне башкара. Аның сыешлыгы 0.75 куб метр тәшкил итеп, куелган таләпләргә җавап бирә. Әлегә тимер материаллары белән эш итүчеләр йөз данәләп савыт эшләгән, барысы 270 заказ бирелсә дә, бу сан тагын артачак. Чөнки ел азагына бар авылларда да шундый чүп савытлары үз урынын алачак.
Читайте нас: