Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 Май 2019, 17:24

Артур Әхмәтханов вафат

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазифасын вакытлыча башкаручы Артур Әхмәтханов вафат булган. Бу хакта төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте.

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазифасын вакытлыча башкаручы Артур Әхмәтханов вафат булган. Бу хакта төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте.
“Минем дустым китте. Яугир. Башкорт халкының чын улы. Ул каты авырый иде. Ахыргача көрәште”, - дип яза Радий Фәрит улы үзенең социаль челтәрендә.
Артур Әхмәтханов 2018 елның 22 октябрендә көч структуралары белән эшләр өчен җавап биргән, хәвефсезлек, хокук бозуларга каршы көрәш һәм мобилизация әзерлеге мәсьәләләре буенча вице-премьер вазифасын вакытлыча башкаручы итеп тәгаенләнгән иде. Башкортстан халкына ул Башкортстанның ЮХХДИ идарәсе җитәкчесе булуы белән билгеле.
Читайте нас: