Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 Май 2019, 17:50

Сибай Җиңүне бәйрәм итте

Җиңү көне Сибайда да кызу булды. Табигатьтә май ае өчен хас булмаган эсселеккә карамастан, шәһәрнең меңәрләгән кешесе урамнарга агылды.

Җиңү көне Сибайда да кызу булды. Табигатьтә май ае өчен хас булмаган эсселеккә карамастан, шәһәрнең меңәрләгән кешесе урамнарга агылды. Алар сугышта катнашкан якыннарының фотосурәтләре белән “Үлемсез полк”ка җыелды.
Әлеге акциядә катнашырга теләүчеләр саны Сибайда да ел саен арта бара дип билгели урындагы типография хезмәткәрләре. Чөнки нәкъ алар 8 майга кадәр портретлар, транспарантлар ясау белән шөгыльләнә.
“Үлемсез полк”та катнашучылар “Катюша”, “Темная ночь” кебек билгеле булган, халыкларны берләштергән җырларны җырлады. Бер-берсен котлады һәм илебез тынычлыгы өчен гомерен дә аямаган ата-бабаларын, туганнарын, якыннарын искә алды.
Читайте нас: