Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 Май 2019, 15:31

Гаилә атналыгында катнашыгыз!

Башкортстанда Халыкара гаилә көне уңаеннан Гаилә атналыгы башланды.

Башкортстанда Халыкара гаилә көне уңаеннан Гаилә атналыгы башланды.

Бу атна чараларга бик бай булмакчы: 19 майга кадәр республикада гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм әти-әни җаваплылыгын формалаштыруга юнәлтелгән төрле чаралар үтәчәк. Республикада беренче Гаилә атналыгы 2018 елның маенда – Гаилә елында оештырылды. Ул бик масштаблы үтте. Һәм республика халкына шулкадәр ошады – аны ел саен үткәрергә карар иттеләр.

Быелгы Гаилә атналыгы чараларында да теләге булган һәркем катнаша ала. Мәсәлән, бүген, 13 майда, Башкортстанның шәһәр һәм районнарында “Изгелекнең гаилә бумерангы” масштаблы акциясе үтә: теләүчеләр кулланышта яки яңа булган балалар товарларын мохтаҗларга бирә ала. Болар – балалар өчен мебель, коляскалар, сәпитләр, чаналар, “прыгункилар”, нәниләрне ашату өчен урындыклар...

14 майда файдалы киңәшләр марафоны үтә.

15 майда “Бәхетле сәгать” республика акциясе оештырыла.

16 майда “Родители рулят” республика акциясе старт ала.

17 майда “Аналык талантлар ача” күргәзмәсенә килә аласыз.

18 майда һәркем “Очрашу урыны – “Гаилә” үзәге” акциясе белән таныша ала.

Гаилә атналыгының соңгы көнендә – 19 майда – “Гаилә пикнигы” интернет-конкурсы үтә.
Читайте нас: