Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 Май 2019, 15:25

Чүп-чар җыючылар съезды үтәчәк

Уфада 16-17 май көннәрендә республика җитәкчелеге һәм Русия Табигатьтән файдалану министрлыгы ярдәмендә чүп-чар җыю мәсьәләләре буенча халыкара төбәк операторлары съезды үтәчәк. Чараны “Чиста ил” Ассоцияциясе оештыра. Съездны Русиянең иң көчле кешесе, Гиннесның рекордлар китабына кертелгән Эльбрус Нигъмәтуллин ачачак.

Эльбрус бу чарада нишли, диярсез. Илнең иң көчле кешесе форумны тантаналы ачу церемониясендә күп тонналы мультилифтны урыныннан кузгатып караячак. Аның гомум авырлыгы 16 тонна. Эльбрус үткән елны да халыкны гаҗәпләндергән иде – Түбән Новгородта төбәк операторларының II Бөтенрусия съездында ул 15 тоннанлы “мусоровоз”ны кузгатты.

Әлеге форумда катнашучылар төбәк операторларын сайлап алу процедурасын камилләштерү, компанияләрне бу статустан азат итү тәртибе һ.б. турында сөйләшәчәк. Шулай ук сүз 2020 елга тарифлар турында да барачак.

Форумда чүп-чар җыю тармагында кулланыла торган өр-яңа техника үрнәкләре күргәзмәсе эшлиячәк.

Чыганак: “Башинформ”

Автор: Р.Таҗиева
Читайте нас: