Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 Май 2019, 12:41

Уфа хакимияте үз хатасын таныган

Уфа-Аэропорт юлын ремонтлау аркасында кичә шәһәрдән чыгучылар сәгатьләр буе “бөке”дә утырган. Аэропортка соңга калучылар да булган дип яза мәгълүмат чаралары.

Уфа-Аэропорт юлын ремонтлау аркасында кичә шәһәрдән чыгучылар сәгатьләр буе “бөке”дә утырган. Аэропортка соңга калучылар да булган дип яза мәгълүмат чаралары.
Башкала хакимиятендә юл ремонтлау эшләрен вакытсыз башлаганнарын таныганнар. Уфа мэры Өлфәт Мостафин килеп туган уңайсызлыклар өчен шәһәр халкыннан гафу үтенгән. “Бүгенге хәл шуны күрсәтте: ремонт эшләрен билгеле вакытта гына ясарга кирәк. Шәһәр халкына проблемалар тудырмыйча, ремонтны сыйфатлы һәм тиз эшләү өчен бар көчебезне салырга тырышачакбыз. Әлегә техниканы эштән туктаттык. Ремонт өчен уңайлы вакыт билгеләп, эшләрне алдагы атнада дәвам итәчәкбез. Эшләр графигы шәһәр хакимияте сайтында урнаштырылачак” дип язган ул Вконтакте сәхифәсендә.
Читайте нас: