Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 Май 2019, 12:33

Сәгатьне фонтанга карап белеп булачак

Уфада Ленин исемендәге мәйданда фонтан төзү буенча эшләр дәвам итә. Шәһәр хакимияте матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, конструкциянең монтаж эшләре тәмамланган, су һәм электр белән тәэмин итү системалары да җайга салынган.

Уфада Ленин исемендәге мәйданда фонтан төзү буенча эшләр дәвам итә. Шәһәр хакимияте матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, конструкциянең монтаж эшләре тәмамланган, су һәм электр белән тәэмин итү системалары да җайга салынган. Әле шәһәр хезмәтләре фонтан яны территориясен төзекләндерү белән мәшгуль.
Вандаллык актларын булдырмас өчен видеокүзәтү системасы да урнаштырыла.
“Гидродинамик фонтан формасы түгәрәк сәгатьне хәтерләтәчәк. Фонтанның су агымнары биеклеге буенча төрле булачак. Аның иң көчле агымы чын вакытны күрсәтәчәк. Фонтанда яктырткычлар булачак һәм музыка уйнап торачак”, - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Фонтанны Шәһәр көне – 12 июньдә ачарга ниятлиләр.
Читайте нас: