Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 Май 2019, 20:36

Җиңел акча төрмәгә илтә

Русия Югары суды 2018 елга йомгак ясаган һәм ришвәт алучыларның санын атаган.

Русия Югары суды 2018 елга йомгак ясаган һәм ришвәт алучыларның санын атаган.
Суд департаменты биргән мәгълүматларга караганда, үткән ел әлеге маддә буенча хөкем ителүчеләрнең күбесе алган ришвәт күләме 10 мең сумнан артмаган.
Статистиканы судьяларның хөкем карарларына нигезләнеп төзегәннәр. Былтыр ришвәт алуда гаепләнеп 2167 кеше хөкем ителгән. Вак ришвәтчелек маддәсе буенча исә 3722 кеше җаваплылыкка тарттырылган.
РФ Җинаять-Җәза кодексының 291.2 маддәсе – “Вак ришвәтчелек” – алган ришвәт суммасы 10 мең сумнан артмаган очракта кулланыла. Мондый төр җинаять өчен бер елга кадәр иректән мәхрүм итү, шулай ук альтернатив җәза төрләре каралган. Нәтиҗәдә, 2018 елда 48 вак ришвәтче ирекләреннән мәхрүм ителгән, шуның 35е шартлы рәвештә иректә калдырылган, 44 сенең иреген чикләгәннәр, 1987 кешене штрафка тарттырганнар.
Ә инде 292 маддә буенча– “Ришвәт алу” өчен – җәза төре катгыйрак – бу очракта 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала. Аеруча эре суммадагы ришвәт дип бер миллион сумнан арткан очраклар санала. Былтыр шундый 446 кеше колониягә җәза вакытын үткәрергә озатылган, 305 кеше шартлы рәвештә иректә калган, 297 кеше штраф түләгән.
Ришвәт алу да, бирү дә җинаять. Ришвәт биргән өчен былтыр 1500 кеше хөкем ителгән. Шуның 250се ирегеннән мәхрүм ителеп, төрмәләргә озатылган. Бирүче белән алучы арасында арадаш булып йөрүче 270 кеше дә суд алдына баскан.
Эльвира Әсәдуллина әзерләде.
Читайте нас: