Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 Май 2019, 12:47

Без бер эшләгәндә яхшы юл ясый алмыйбызмы ни?

Шулай диде Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров "Транспорт сәгате"ндә.

Уфа-Аэропорт юлында ремонт эшләре еш башкарылу күпләрнең үзәгенә үткән проблемага әйләнеп бара. Бу атнада Хөкүмәттә үткән “Транспорт сәгате”ндә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетына әлеге трассадагы ремонтка кагылышлы бар мәсьәләләрне (юл өчен түгелгән акчалар күләме, юл катламының сыйфаты, эшләр барышы һ.б.) анализлап, алдагы киңәшмәдә бу хакта хәбәр итәргә кушты. “Без бер тапкыр яхшы юл ясый алмыйбыз мыни? Бүген заманча технологияләр һәм материаллар бар”, – диде Радий Хәбиров.
Уфа шәһәре хакимияте җитәкчесе Өлфәт Мостафин әйтүенчә, башкалага килүче автомобильләрнең 58 проценты әлеге юлдан үтә. Бу Уфага көн саен 250 мең берәмлек транспорт керә дигән сүз. Шуңа юл катламына зур көч төшә.
Читайте нас: