Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 Май 2019, 12:43

Баймакта ихаталарны матурлыйлар

“Башкорт ихаталары” исемле урындагы башлангычларга ярдәм итү буенча республика программасы кысаларында район-шәһәрләрдә төзекләндерү эшләре бара.

“Башкорт ихаталары” исемле урындагы башлангычларга ярдәм итү буенча республика программасы кысаларында район-шәһәрләрдә төзекләндерү эшләре бара. Нинди эшләр башкарырга кирәклеге күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең тәкъдимнәреннән чыгып билгеләнә.
Баймакта да бу проектның гамәлгә ашкан чагы. Биредә биш катлы өч йорт алдын яңарталар. Идарәче компания директоры Рәмил Байбулатов әйтүенчә, апрель ахырында урамнарны яктырту эшләрен башлаганнар. Әле билгеләнгән квартал территориясендәге юлларга асфальт түшәлә.
Читайте нас: