Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 Май 2019, 13:59

Уфада Җиңү парадының төнге репетициясе үтте

Кичә кичен башкаланың Октябрь проспектында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган парадның беренче репетициясе үтте.

Кичә кичен башкаланың Октябрь проспектында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган парадның беренче репетициясе үтте. Хәрбиләрнең тантаналы үтүе буенча ике зур репетиция планлаштырылган иде. Аның икенчесе сишәмбе – 7 майда булачак.
Репетиция вакытында Октябрь проспектының Шәфиев урамы белән кисешкән урыныннан алып Кольская урамы кисешенә кадәрге аралыкта 20.30-23.00 сәгатьтә транспорт хәрәкәте туктатыла. Шуңа уфалылар һәм кунаклар үз маршрутларын алдан хәстәрләсен иде дип кисәтәләр шәһәр хакимиятеннән.
Читайте нас: