Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 Май 2019, 19:22

Яңа сорт лимонга исем уйлыйбызмы?

Башкала лимонариенда теплица шартларында үстерергә яраклы булган яңа чыгарылган лимон сортының әлегә исеме юк.

Башкала лимонариенда теплица шартларында үстерергә яраклы булган яңа чыгарылган лимон сортының әлегә исеме юк. Аны эзлиләр генә. Питомникның директоры Фәридә Садыйкова хәбәр итүенчә, яңа сортка республика халкы тәкъдим иткән иң яхшы исемне Дәүләт сортлар комиссиясендә теркәячәкләр.
Тәкъдимнәр +7 (347) 256-64-04 телефоны буенча кабул ителә. Лимон сортының исеме сорт чыгарылган җирлеккә бәйле (Башкортстан, Уфа) һәм матур булырга тиеш.
Яңа сорт лимоннар шома кабыклы һәм гадәти лимоннан тышкы кыяфәте белән аерыла – аның башы очлы түгел, ә түгәрәгрәк формада.
Читайте нас: