Федераль Җыелышка юллама белән ясаган мөрәҗәгатендэ Русия президенты Владимир Путин: " Русиянең бөтен почмакларында да кешелэр медицина ярдэме ала алырга тиешлэр",- диде һэм моны тормышка ашыруга 2020 елга кадәр срок бирде.
Бүген ил күләмендә берничә төбәктэ дөнья дәрәҗәсендәге балалар реабилитацияләү үзәкләре төзелә. Безнең Уфада, мәсәлән, онкология диспансерының яңа корпусы төзелеп бетү алдында, шулай ук күп дәваханә-поликлиникалар, ФАПлар төзелә.