Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 Май 2019, 14:30

Сугыш ветераннары һәм инвалидлары 10 мең сум алачак

Башкортстанда яшәүче 1300ләп кеше Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан 10 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак. Бу хактагы указга ил башлыгы кул куйды.

Башкортстанда яшәүче 1300ләп кеше Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан 10 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак. Бу хактагы указга ил башлыгы кул куйды.
Саннар теле белән әйткәндә, республикабызда яшәүче 1293 сугыш ветераны һәм инвалиды Җиңү көне уңаеннан 10ар мең сум акча алачак, дип хәбәр итәләр БР Пенсия фондыннан.
Фонд хезмәткәрләре ун мең сумны алачак ветераннар һәм инвалидлар исемлеге төзелгән дә инде, ди. Бу сумманы алар 9 майга кадәр алачак. Акчалата бүләк – пенсия һәм социаль түләүләрдән тыш.
Башкортстан Пенсия фондында хәбәр итүләренчә, безнең төбәктә 100 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк булган 176 ветеран бар.
Читайте нас: