Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 Май 2019, 22:16

Пикникка чыгарга уйласаң...

Роспотребнадзор май бәйрәмнәрен имин үткәреп җибәрү буенча киңәшләрен бастырды. Шулай итеп, түбәндәге киңәшләргә колак салырга һәм аларны төгәл үтәргә кирәк булыр:

Роспотребнадзор май бәйрәмнәрен имин үткәреп җибәрү буенча киңәшләрен бастырды. Шулай итеп, түбәндәге киңәшләргә колак салырга һәм аларны төгәл үтәргә кирәк булыр:

• Пикникка чыгар алдыннан кайда, нинди урында ял итәсегезне алдан уйлап куегыз.

• Табигатьтә күпме буласыгызны да алдан чамалагыз: шуңа карап азык-түлек һәм башка кирәк-яраклар алырсыз. Озайлы ял булса, тиз бозыла торган ризыклар алмагыз.

• Пикникка чыгар алдыннан сумка-суыткыч, термопакетлар алырга онытмагыз. Аларда ризык озак саклана. Иң мөһиме – су алырга онытмагыз.

• Пикник өчен идеаль продуктлар – яшелчә-җимеш (алма, банан, апельсин, бәрәңге, суган, сарымсак, кишер, консервлар, сырлар, пешкән йомырка һәм пешкән ит). Эчә торганнардан – чәй, кофе, сутлар.

• Ял иткәннән соң пикник урынында чүп-чар калдырмагыз. Азык калдыклары, ашалып бетмәгән ризык исе берәдәк хайваннарны җәлеп итәчәк. Бушаган пыяла шешәләр ут чыгуга сәбәп булырга мөмкин.


Читайте нас: