Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 Май 2019, 16:48

Велосипед бәйрәме

Май бәйрәмнәрендә Уфа шәһәрендә “1000 велосипедчы” фестивале үтә һәм анда 50 меңләп кешенең катнашуы көтелә. Фестиваль берьюлы 5 шәһәрдә старт ала.

Май бәйрәмнәрендә Уфа шәһәрендә “1000 велосипедчы” фестивале үтә һәм анда 50 меңләп кешенең катнашуы көтелә. Фестиваль берьюлы 5 шәһәрдә старт ала.
Фестиваль 1 майда Уфа шәһәренең Ленин исемендәге мәй данында старт алды. Велореспубликаның символын Уфа-Салават-Октябрьский-Нефтекама маршруты буенча алып киттеләр.
Һәр шәһәрдә үзенең велопарады үтә. Салават шәһәрендә - 4, Октябрьскийда – 12, Нефтекамада – 19, Стәрлетамакта 25 майда старт алачаклар.
Башкортстанда велофестивальләр властьларның игътибарын җәлеп итәр өчен үткәрелә. Былтыр анда 20 мең кеше катнашкан иде.
Уфа шәһәрендә велоинфраструктураны үстерер өчен 24 млн. сум акча тотынылган, бу планлаштырылганның бары тик 5 процентын тәшкил итә. Гомумән Уфада велосипед юлы 69 чакрым булырга тиеш, ди ВелоУфа хәрәкәте вәкилләре.
Велофестивальләр үткәрүдән тыш, аларның киләчәктә планнары – “Европа-Азия” велосукмагы проектын гамәлгә ашыру, Башкортстан буйлап велосипедта туристик маршрутлар оештыру.
Читайте нас: