Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 Май 2019, 16:30

Уфада – ретро-техника

Уфа шәһәре хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, быел 9 майда Уфа шәһәрендә беренче тапкыр хәрби техника һәм хәрбиләр колоннасының күплеге белән аерылып торган зур парад үтәчәк.

Уфа шәһәре хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, быел 9 майда Уфа шәһәрендә беренче тапкыр хәрби техника һәм хәрбиләр колоннасының күплеге белән аерылып торган зур парад үтәчәк.
Бөек Ватан сугышы еллары хәрби техникасын Мәскәү янында яшәүче Вадим Задорожный үзенең уникаль “Техника музее”ннан шәхси коллекциясеннән бирәчәк.
Красногорск шәһәреннән килгән техникадан тыш парадта Ишембай шәһәренең югары үтешле транспорт чаралары җитештерүче завод тәкъдим иткән “Витязь” сазда йөрүче машинаны да күреп булачак.
Ретро-техника белән 8 май көнне Ленин исемендәге мәйданда ачылган күргәзмәдә якыннанрак танышып булачак. Күргәзмә ике көн дәвам итә.
Читайте нас: