Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 Май 2019, 20:43

Уфа бәйрәм итте

Уфаның рус драма театры каршындагы Ленин мәйданында "Хезмәт кешесе мәнфәгатьләрен кайгыртучы гадел икътисад өчен" дип аталган Беренче май митингы булды. Анда 8 меңгә якын профсоюз әгъзасы катнашты, дип хәбәр иттеләр Уфа шәһәре хакимиятеннән.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменнән Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Башкортстан халкын котлады.
Митинг ахырында аның резолюциясе кабул ителде, аннары артистлар һәм республика иҗат коллективлары катнашлыгында бәйрәм концерты булды.
Читайте нас: