Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 Май 2019, 23:09

Метеорит яңгыры көтелә

Башкортстанлылар 5 майдан 6 майга Эта-Акварида метеор агымын күрә алачак.

Башкортстанлылар 5 майдан 6 майга Эта-Акварида метеор агымын күрә алачак.
Уфа планетариендә әйтүләренчә, болар тиз очучы метеоритлар, алар секундына 66 метр тизлек белән Җирнең атмосферасына очып килеп керәләр. Аларның төсе ак һәм күк йөзендә эзләрен калдыралар. Эта-Аквариданың югары актив метеор агымы ел саен 19 апрельдән 28 майга кадәр күзәтелә. Игътибар белән карап торсаң, сәгатенә 70 метеоритка кадәр күрергә була.
“Эта-Акваридның “бабасы” – күренекле Галлея кометасы, - дип бәян итәләр планетарийда. – Галлея кометасы безнең эрага кадәр 240 ел элек билгеле булган. Ул кыска вакытлы кометаларга керә, Кояшка һәр 75-76 ел саен әйләнеп кайта. Галлея кометасы күренгәннән соң күңелсез күренешләр дә теркәлгән: императорлар үлгән, я булмаса берәр чума килеп чыккан, уңыш булмаган, корылык күзәтелгән...”
Читайте нас: