Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 Май 2019, 12:12

Май, май, иң матур ай!

Көтеп алынган һәм сизелми үтеп китә торган бердәнбер үзенчәлекле бәйрәмдер ул – 1 май. Календарьнең күпсанлы кызыл битләре арасында бүгенгесе аерым урын алып тора. Шәһәрләрдә “Беренче май” проспекты, авылларда “Беренче май” урамы бар. Без майның үзен дә шул беренче көне өчен көтәбез төсле. Тик нинди бәйрәм соң әле ул? “Тынычлык. Хезмәт. Май”. Йөрәкләргә сеңеп калган шушы өч сүздән артык тагын нәрсә әйтә алабыз без аның турында?..

Көтеп алынган һәм сизелми үтеп китә торган бердәнбер үзенчәлекле бәйрәмдер ул – 1 май. Календарьнең күпсанлы кызыл битләре арасында бүгенгесе аерым урын алып тора. Шәһәрләрдә “Беренче май” проспекты, авылларда “Беренче май” урамы бар. Без майның үзен дә шул беренче көне өчен көтәбез төсле. Тик нинди бәйрәм соң әле ул? “Тынычлык. Хезмәт. Май”. Йөрәкләргә сеңеп калган шушы өч сүздән артык тагын нәрсә әйтә алабыз без аның турында?..


Минем өчен 1 май нык матур яз бәйрәме. Без аны бәләкәй чакта көтеп ала идек. Малайлар белән тау башына менеп, концервалар ачып, йомырка тәгәрәтеп сыйлана-сыйлана көне буе уйный идек. Аннан кич корын учак ягабыз. Каеш уеннары уйный идек.

Рәсим Рәхмәтуллин, шагыйрь:

Мин Совет заманында да яшәгән кеше булсам да, 1 Май минем өчен әләмнәр күтәреп, демонстрациягә чыгу бәйрәме генә түгел. (Дөресен әйткәндә анда чыгу да миңа ошый иде). Бу вакыт минем өчен ел мизгелләренең иң яратканы. Җирләр кибеп, кешеләрнең ихаталарда, урамнарда кыш буена җыелган чүпләрдән арынуы, буянуы - чистарынуы үзе бер бәйрәм көткән атмосфераны тудыра. Табигать тә, гүя, үлеп туа: ничә айлар тормыш билгеләре күрсәтмәгән агачлар, куаклар бөреләнә, үлән яшелләнә... Ачылып килгән яфраклардан сихри ис аңкый... Менә шул әйберләр күңелдә кабатланмас бер хис тудыра. Мин ул вакытларны көтеп алам.

Ирина Валиуллина, тамада:

Мәктәптә укыганда умырзаялар турында бик матур итеп сөйләгәннәрен ишеткәнбездер инде. 1 майга әнигә умырзаялардан гөлләмә ясап, бүләк итәргә булдык. Ул чәчәкләрнең нинди икәнен күргән дә юк, ак төстә икәнен генә беләбез. 5-6 кеше җыелышып, мотоциклга утырып, урманга киттек. Ара якын түгел. Бөтен урманны айкадык - табып кына булмый бит чәчәкләрне! Шуннан арабыздан берәү бик акыллы итеп: “Димәк, әле алар чәчәк атмаган!”- дигән ачыш ясады. Һәм шушы булырга тиеш дип, ниндидер үлән жыйдырды. Без суга утырткач, чәчәк атар дип өметләнеп кайтырга чыктык. Яңгыр астында калдык, мотоциклның бензины бетеп сүнде... 2-3 чакрым аны пычрактан этеп алып кайттык. Баштан ара баттык. Күзләр генә ялтырап тора иде... Безне шул кыяфәттә күргәч, әнинен йөрәге чыга язды. Ләкин кулдагы үлән “гөлләмәсен”: “Бу сиңа бүләк!”- дип тоттыргач, ачуланмыды. Шунысы кызганыч, умырзая дигәнебез чүп үләне генә булып чыкты - күпме генә көтсәм дә чәчәк атмады... Аның каравы, әни ел саен 1 май җитә башласа, гөлләмәгез әзерме дип көлә иде.


1 май безнең илдә элеккечә ял көне һәм иң яраткан бәйрәм булып кала килә. Сере халыкның күпчелеге авылларда яшәвенә, җиргә бәйле булуындадыр. Яз җитә, бакча эшләре башлана бит. Эше эш белән, ләкин 1 май әле ул пикниклар сезоны ачылу дигән сүз. Яшьләр шашлык пешерергә табигать кочагына ашыга. Заман балаларының көтеп алган Карга боткасы була бит инде анысы.

Кыскасы, һава шартлары гына мөмкинлек бирсен, бәйрәм әрәм булмас! Нәрсәгә-нәрсәгә, ә хезмәт бәйрәмен дә ничек ял итәргә безне өйрәтәсе юк.
Читайте нас: