Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 Май 2019, 23:47

Коръән ярышында Башкортстан беренче!

Мәскәүнең Әл-Фатыйха мәдрәсәсендә ел саен үткәрелә торган үткән Коръән уку, Пәйгамбәрләр тарихы һәм фикх буенча олимпиадада Башкортстаннан Галия Гомәрова җиңү яулаган.

Мәскәүнең Әл-Фатыйха мәдрәсәсендә ел саен үткәрелә торган үткән Коръән уку, Пәйгамбәрләр тарихы һәм фикх буенча олимпиадада Башкортстаннан Галия Гомәрова җиңү яулаган.
Галия Учалы шәһәрендә туып-үскән. Соңгы елларда ул Мәскәүдә яши. Һөнәре буенча - табиб. 2017 елда ул Эльбрус тавының башына менеп милли киемдә “Заһидә” башкорт халык биюен биюе белән истә калган иде.
“Мин гарәп хәрефләрен былтыр гына өйрәндем, - дип сөйләгән үзе турында Галия ханым. – Миңа 52 яшь. Олимпиадада иң яшь катнашучыга 15 яшь иде. Беркайчан да үз яшегездән курыкмагыз, һәрвакыт яңалыкка омтылыгыз һәм сез теләсә нинди биеклекләрне яулый алачаксыз!”
Читайте нас: