Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 Май 2019, 16:34

Авыргазыда Радий Хәбировтан яңгыр сораганнар

Республика җитәкчелеге агросәнагәть комплексына һәм авыл хуҗалыгына ярдәм итәчәк. Башкортстан Республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Авыргазыда очрашуда шулай дип белдерде.

Республика җитәкчелеге агросәнагәть комплексына һәм авыл хуҗалыгына ярдәм итәчәк. Башкортстан Республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Авыргазыда очрашуда шулай дип белдерде.
Ул республиканың финанс һәм икътисади хәле авыл хуҗалыгына ярдәм итәргә сәләтле, диде. Әңгәмә барышында хуҗалык җитәкчеләре шаярып республика башлыгыннан яңгыр сораганнар.
Авыргазы районы хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов районда төп игътибарның тармаклар белгечләренә, техника яңартуга һәм сөт малчылыгына бүленүе турында сөйләде. Районда күпләп мал сатып алына, көн саен 5 тонна сөт савыла. Шулай ук территорияләрендә буш яткан җирләре юк, барсы да әйләнештә, ди ул.
Читайте нас: