Барлык яңалыклар
Яңалыклар
1 Май 2019, 16:42

1 майда - басуда

Башкортстан Республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 1 май бәйрәмен басуда каршылады.

Башкортстан Республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 1 май бәйрәмен басуда каршылады.
Республикада язгы чәчү кампаниясе актив дәвам итә. Радий Фәрит улы республиканың берничә районында булып, эш барышы белән танышты.
Башта ул Кырмаскалы районының “Артемида” хуҗалыгында булды. Ул барганда кукуруз чәчәләр иде. Хуҗалыкта республика җитәкчесеннән сыек ашлама сатып алыр өчен субсидия алырга ярдәм итүләрен сорадылар.
Бүген аграрийлар алдында язгы чәчәү эшләрен максималь аз вакытта төгәлләп чыгу бурычы тора. Чөнки быел яңгыр юк, җир коры.
Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазифасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов әйтүенчә, 30 апрельгә республикада 321,6 мең гектар сабан культуралары чәчелгән. Бу ниятләгән планның 20 процентын тәшкил итә.
Читайте нас: