Мәскәүнең Сеченов исемендәге беренче санлы медицина университетында татарлар якташлар клубын оештыра. Очрашуларның максаты – татар табипларын, медицина уку йортларында укучы студентларны күрештерү, таныштыру. Төп максат – мегаполиста татарларның йола-гадәтләрен саклап калу.