Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 апрель 2019, 15:02

Юллар өчен – 600 миллион

Республиканың Төзелеш һәм транспорт комитетлары бергәләшеп федераль бюджеттан әлеге максатка 600 миллион сум алуга иреште.

Республиканың Төзелеш һәм транспорт комитетлары бергәләшеп федераль бюджеттан әлеге максатка 600 миллион сум алуга иреште.

Уфа, Стәрлетамак һәм Октябрьский шәһәрләрендә күпкатлы йортлар төзелүче яңа кварталларга алып баручы кварталара юлларны төзү һәм проектлауга 600 миллион сум акча бүленәчәк.
Яңа районнарга алып керүче юлларны төзү – төзелеш өлкәсендәге иң проблемалы темаларның берсе. Территорияләр үсеше килешүенә карап, әлеге чыгымны я төзүчеләр, я муниципалитет үз өстенә ала. Ләкин муниципаль берәмлекләрнең моның өчен еш кына акчалары юк, ә төзүче компанияләр чыгымнарны сатылачак фатирларны проектлау һәм төзүнең гомум суммасына кертәләр. Бу исә фатирларның кыйммәтләнүенә китерә.
Гөлара Арсланова.

Читайте нас: