Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 апрель 2019, 15:08

Кызыл, сары, яшел чирлеләр

Учалы дәваханәсендә триаж-система эшли башлады. Аңа ярашлы, пациентларны авыру дәрәҗәсенә карап классификациялиләр.

Учалы дәваханәсендә триаж-система эшли башлады. Аңа ярашлы, пациентларны авыру дәрәҗәсенә карап классификациялиләр.

Триаж-система дәвалау учреждениесенә килүчеләрне категорияләргә бүлүне күзаллый: кызыл агым – ярдәм тиз арада күрсәтелергә тиешле кешеләр, кичектергесезләр – ярдәм күрсәтүгә 2 сәгатькә кадәр вакыт запасы булган сары агым һәм планлылар – яшел агым – кабул итү, хезмәт күрсәтү, госпитальләштерү кирәк булганнар (күрсәтмәләр булганда).
Триаж-системаның киләсе этабын кертү – ул чирлеләрне белгечләр күреп-белеп торсын өчен төрле төстәге чагу браслетлар белән тәэмин итү.
Медицина хезмәтләренең сыйфатын күтәрү өчен Учалы дәваханәсендә белгечләрнең мультидиспансер тикшерү ысулы да кертелә.



Читайте нас: