Барлык яңалыклар
Яңалыклар
29 апрель 2019, 14:27

Кышкы ялларны язга күчердек тә...

Май бәйрәмнәренә эш планнарын барлый гына башлаган идек...

Май бәйрәмнәренә эш планнарын барлый гына башлаган идек... ябалаклап кар явып үтте дә куйды. Явуын яуды, тиз генә эрергә дә җыенмый бит әле ул. Илеш районы Дөмәй авылында термометр иртәнчәк 5 градус салкынлык күрсәтә иде. Яңа утыртылган агачлар да, тырмалган җиләк түтәлләре дә ак җәймә астында калды да куйды... Мондый хәлне хәтта сыерчыклар да көтмәгән иде бугай...

Шулай инде ул, кышкы ялларны майга күчердек тә. Аның суыклары да күчәр дип кем уйлаган?!
Читайте нас: