Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 апрель 2019, 13:14

"Сылукай-2019" җиңүчесе билгеле булды

"Сылукай-2019" республика гүзәллек бәйгесенең җиңүчесе кем дисезме? Аның исеме кичә Уфада үткән финал ярышында билгеле булды.

"Сылукай-2019" республика гүзәллек бәйгесенең җиңүчесе кем дисезме? Аның исеме кичә Уфада үткән финал ярышында билгеле булды. Ул - Әлшәй районы кызы Ләйлә Шәкүрова. 19 яшьлек сылу М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының 2 курсында укый.
Җиңүчегә чит илдә тел буенча стажировка үтүгә сертификат тапшырылды. Кайсы илгә барырга теләвен һәм нинди телне сайлавын җиңүче үзе хәл итә. Мондый төп приз конкурс тарихында беренчегә бирелә. Ләйлә әле уйлану алдында, шулай да ул француз теле белән кызыксынуын белдерде.
Республиканың беренче гүзәле исеме өчен Башкортстанның төрле почмакларыннан һәм Мәскәүдән 12 кыз көрәште. "Башкортостан" концертлар залында үткән финалда алар үзләренең зирәклеген, әдәби башкорт телен белүләрен, сәләтләрен күрсәттеләр.
Читайте нас: