Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 апрель 2019, 12:53

Республика миллион ярым агачка баеды

"Бу ялларда Башкортстанда агачлар саны миллион ярымга күбәйде. Әлеге акция даими булачак" дип язды Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрдәге сәхифәләрендә.

"Бу ялларда Башкортстанда агачлар саны миллион ярымга күбәйде. Әлеге акция даими булачак" дип язды Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрдәге сәхифәләрендә.
Бу хакта ул кичә Учалыга эш сәфәре барышында да әйтте. Быел республикада зур агач үсентеләре утыртылган. Алар яхшырак тернәкләнеп китә һәм авыл-шәһәрләрнең йөзенә матурлык өсти, дип белдерде Радий Хәбиров.
Үзе ул балачактан мондый чараларда катнашырга яраткан һәм үз гомерендә бик күп агач утырткан. Бердәм өмәләр кешеләрне берләштерә, ә агач утырткан кеше урманга сакчыл карашта булачак дип исәпли төбәк җитәкчесе.
"Яшел Башкортстан" акциясендә 112 мең кеше катнашкан. Башкортстан җирләренең 400 гектарына агач үсентеләре утыртылган.
Читайте нас: