Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 апрель 2019, 15:51

Без дә агач утырттык

Бүген бар республика буенча агач үсентеләре утыртыла. Әлеге изге эшкә журналистлар да бердәм кушылды.

Бүген бар республика буенча агач үсентеләре утыртыла. Әлеге изге эшкә журналистлар да бердәм кушылды.
“Бердәм агач утырту көне" акциясе кысаларында "Өмет" һәм "Йәшлек" республика гәзитләре, "URMAN - лесные решения" проект оешмасы хезмәткәрләре Чишмә районының Бикәй авылы янында карагай үсентеләре утыртты. Башкортстанның урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре җитәкчелегендә үткән күңелле чарада эшләр гөрләп барды.
Берничә елдан бу урында урман шаулар. Ә әлегә бәрәкәтле җиргә утыртылган һәр үсенте, тернәкләнеп китеп, киләчәктә горур агачка әйләнсен иде дип телисе килә.
Читайте нас: