Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 апрель 2019, 19:54

Башкалада - Равил Бикбаев исемендәге аллея

Башкалабызда Сәгыйть Агиш урамы буйлап Салават Юлаев проспектына кадәр Равил Бикбаев исемендәге аллея булдырылды.

Башкалабызда Сәгыйть Агиш урамы буйлап Салават Юлаев проспектына кадәр Равил Бикбаев исемендәге аллея булдырылды. Аллеяга нарат һәм каен агачлары үсентеләре утыртылды.
Агач утырту акциясендә Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рәхмәтуллин да катнашты.
Әйтергә кирәк, яңа аллеяга исемне социаль челтәрләрдә тавыш бирү аша сайлаганнар. Тавыш бирүчеләрнең күбесе Башкортстанның халык язучысы Равил Бикбаев исемен бирергә кирәк дип белдергән.
Билгеле язучы, җәмәгать эшлеклесе Равил Бикбаев улы гомеренең күп өлешен Совет районында яшәгән. Олы йөрәкле шәхес районның горурлыгы булды. Аның исеме халык күңелендә мәңге сакланыр.
Читайте нас: