Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 апрель 2019, 13:33

Алсуның кызы Микелла - "Голос. Дети" җиңүчесе

Җырчы Алсу һәм эшкуар Ян Абрамовларның кызы Микелла "Голос. Дети" музыкаль проектының алтынчы сезонында җиңү яулады.

Җырчы Алсу һәм эшкуар Ян Абрамовларның кызы Микелла "Голос. Дети" музыкаль проектының алтынчы сезонында җиңү яулады.
Ун яшьлек кыз Светлана Лободаның командасында булды. Ул тамашачылар тавышы нәтиҗәләре буенча җиңде. Телевизор караучыларның 56,6 проценты аны хуплады.
Микелла белән бергә финалда Мариам Абделькадер, Роберт Багратян, Михаил Григорян, Валерий Кузаков, Ержан Максим, Анастасия Сисаури, Рената Таирова, Нино Чеснер көч сынашты. Аларны чыгышларга Валерий Меладзе, Светлана Лобода һәм Пелагея әзерләде.