Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 апрель 2019, 11:47

Иң зирәк, иң кыюларны котладылар

Баймак районында сәләтле балалар слетында иң зирәк, иң кыю, иң тырыш балаларны котладылар.

Баймакның Халык иҗаты үзәгендә укуда һәм фәндә, спортта һәм иҗатта уңышларга ирешкән мәктәп укучыларын котладылар.
Республика һәм бөтенрусия дәрәҗәсендәге конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә, спорт ярышларында һәм иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелде. Шулай ук аларның укытучылары, җитәкчеләре һәм тренерлары да билгеләнде.
Сәләтле укучыларны "йолдызлы сәгатьләре" белән район советы рәисе Динара Сәйгафарова, район хакимияте җитәкчесе Фәнис Әминев, аның урынбасары Гөлшат Сиргалина, мәгариф ветераннары котлады һәм киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләде.
Бәйрәм чарасы концерт номерлары белән үрелеп барды.
Шунысы куанычлы: сәләтле балалар саны елдан-ел арта. Чөнки мәктәпләрдә балаларның акыл һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар булдырала, мөмкинлекләр арта дип билгеләнде чарада.
Читайте нас: