Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 апрель 2019, 13:08

Исерткеч сатуны тагын 3 көн тыймакчылар

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары республиканың “Этил спиртын, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендәге эшчәнлекне җайга салу, аларны эчүне чикләү турындагы” законына төзәтмәләр кертү турындагы тәкъдимне җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим иттеләр.

Төзәтмәләр спиртлы эчемлекләрне сатуны аерым көннәрдә тыюны күзаллый. Моңа кадәр Соңгы кыңгырау көнне спиртлы эчемлекләр сату тыела иде. Депутатлар законга тагын өч көнне өстәргә тәкъдим итә. Алар фикеренчә, законда Сабантуй (чәчү тәмамлануны бәйрәм итә торган милли бәйрәм), 27 июньдә – Яшьләр көнендә һәм 1 сентябрьдә – Белем көнендә спиртлы эчемлекләр сатылмаска тиеш.
Әлеге вакытта исерткечләрне 23.00 сәгатьтән иртәнге 8 гә кадәр сатмасалар, яңа законда аның вакыты да кичке 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 га кадәр үзгәрергә мөмкин.
Төзәтмәләр проекты интернет-порталда урнаштырылган һәм фикер алышу 1 майга кадәр дәвам итәчәк.
Апрель башында Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сабантуйларда исерткеч сатмау буенча чаралар күрү турында уйларга кушкан иде. Яшьләрнең бәйрәмдә эчеп исереп йөрүен ул әдәпсезлек, пычрак күренеш дип атады.
Читайте нас: