Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 апрель 2019, 18:02

Халык шагыйре Равил Бикбаев арабыздан китте...

Бүген Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев вафат булды. Ул каты авыудан соң бу дөнья белән хушлашты...

Бүген Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев вафат булды. Ул каты авыудан соң бу дөнья белән хушлашты...
Равил Төхбәт улы 1938 елның 12 сентябрендә Ырынбур өлкәсенең Югары Кунакбай авылында туа.
Шагыйрь, әдәбият белгече, фән докторы, профессор, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, депутат, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе булды.
Озак еллар Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе булып эшләде.
Ул - 30дан артык китап авторы.
Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев белән хушлашу 25 апрельдә иртәнге сәгать 11дә БР Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасында үтәчәк.
Читайте нас: