Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 апрель 2019, 12:46

Агыйдел аша яңа күпер төзеләчәк

Уфада Агыйдел аша яңа күпер төзеләчәк. Бу эшне озын-озакка сузмаячаклар: 29 апрельдә торгларны тәмамлап, 12 июньдә инде булачак күпернең беренче ташы салыначак. Бу турыда Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов белдерде.

Әле 1984 елда төзелгән күпердә машиналар хәрәкәтенең биш полосасы бар. Яңа күпер 3 полосадан торачак һәм барлыгы 8 полоса булачак. 1956 елда төзелгән күпер язмышы турында әлегә карар кабул ителмәгән. Бүген аның катлаулы хәлдә булуын искә алып, төрле вариантлар карала. Мөгаен, ул күпер җәяүлеләр өчен булыр дигән фикер бар.
Яңа күпер төзелгән вакытта искеләре ябылмаячак. Яңасын ике ел эчендә төзеп бетерү күзаллана.
Шунысын да игътибарыгызга җиткерәбез: Агыйдел аша яңа күпер салу турындагы карар “Русия транспорты” форумыннан соң кабул ителде. Нәкъ шул чакта Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров РФ Транспорт министрлыгы белән килешү төзеде. Министрлык Уфага 2 млрд. сум күчерәчәк. 500 млн. сум күләмендәге беренче транш килгән дә инде.
Читайте нас: