Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 апрель 2019, 12:30

Сибайлыларга рәхмәт әйтергә килдем

Шундый сүзләр белән башлады Сибайга эш сәфәрен республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров.

Шундый сүзләр белән башлады Сибайга эш сәфәрен республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров.
“Сабыр, түземле булганнары, авырлыкны җиңә алганнары өчен зур рәхмәтемне белдерәм”, – диде ул. Радий Фәрит улы сәнгать колледжында үткән чарада Сибайдагы экологик хәлгә бәйле берничә ай дәвамында әзерлек режимында эшләгән бер төркем хезмәткәрләргә Мактау кәгазьләре тапшырды.
Шуннан ул “TeсhnoTERRA” технопаркын ачуда катнашты, шәһәрнең “Лукоморье” балалар паркында агач утыртты. “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында үткән бу чарада Сибайдан ун гаилә катнашты. Алар арасында озак яшәгән парлар да, яңа өйләнешкәннәр дә, игезәкләр үстергән, тәрбиягә бала алган яшь гаиләләр дә бар иде.
Читайте нас: