Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 апрель 2019, 14:42

Пермь башкортлары V Бөтендөнья корылтаена 12 делегат җибәрә

Чернушка шәһәренең “Нефтьче” мәдәният сараенда Пермь крае башкортларының тантаналы җыелышы үткән. Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган чарада крайның бөтен почмакларыннан 250дән артык делегат катнашкан.

Чернушка шәһәренең “Нефтьче” мәдәният сараенда Пермь крае башкортларының тантаналы җыелышы үткән. Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган чарада крайның бөтен почмакларыннан 250дән артык делегат катнашкан.

Алар Уфада үтәчәк V Бөтендөнья башкортлары корылтаенда катнашачак делегатлар исемлеген раслаган. Шуңа ярашлы әлеге зур чарада Пермь краеннан 12 делегат катнашачак.

Кама буе җирләрендә борын-борыннан Гайнә кабиләсе башкортлары яши. Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин үзенең чыгышында әйтүенчә, нәкъ менә шушы җирнең башкорт халкына данлыклы руда сәнәгатьчесе Исмәгыйль Тасимовны, Гата хәзрәтне, Батыркай Иткининны, старшина Туктамыш Ишбулатовны биргән.

Данир Гайнуллин башкорт халкының югары наградасы — “Ал да нур чәч халкыңа” медален “Гайнә” ыруы җәмгыяте рәисе Марат Мозаффаровка, Чернушки корылтае рәисе, “Чулпан” һәм “Гыйльмияза” ансамбльләре җитәкчесе Зәвия Махатовага һәм “Чал Урал” этнопроекты җитәкчесе, Пермь шәһәре башкортлары лидеры Радик Гариповка тапшырды.

Бу көнне фойеда крайның иҗтимагый берләшмәләре тарафыннан оештырылган милли аш-су, рәсем, кул эшләре, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре күргәзмәсе эшләде.

Җыен Артур Туктагулов җитәкчелегендәге “Далан” төркеме концерты белән тәмамланды.


Белешмә. 2002 елдагы халык исәбен алу мәгълүматларына ярашлы, Пермь краенда 40,5 мең башкорт яши. Гайнә башкортлары нигездә Барда, Чернушка, Куеда, Пермь һәм Оса районнарында яши. Пермь крае башкорт корылтаен Рәсил Мөхәммәтҗанов җитәкли.


Читайте нас: