Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 апрель 2019, 13:08

Психотерапевт пациентны көчләүдә гаепләнә

Уфада 53 яшьлек профессор-психотерапевт балигъ булмаган пациентны көчләүдә гаепләнә.

Уфада 53 яшьлек профессор-психотерапевт балигъ булмаган пациентны көчләүдә гаепләнә.
16 яшьлек кызлары депрессиягә бирелеп, үлем турында сөйләнә башлагач, әти-әнисе аны психотерапевтка күрсәтергә булалар. Алар шәһәрдәге иң яхшы табибны таптык дигән ышаныч белән, кызларын консультациягә алып киләләр. Беренче очрашуда ук психотерапевт кызны мәсхәрәли дип раслый әти-әнисе. Докторга карата “көчләү” һәм “сәламәтлеккә авыр зыян салуга китерүче сексуаль характердагы көч куллану гамәлләре” маддәләре буенча җинаять эше ачыла. Моны психолог-психиатр экспертизасы да раслый.
“Тагын күпме бала? Билгесез. Мин аңа кызымны дәваларга алып килдем, ә ул аны соңгы чиккә китереп терәде. Китереп терәде һәм үтерде”, – дип сөйләгән “Башкортстан” телеканалына кызның анасы.
Соңгы мәгълүматлар буенча, докторны БДМУ клиникасында эшләүдән читләштергәннәр. Табиб пациентларны шәхси кабул итә башлаган. Аның үз сайты бар.
Әлеге эш буенча суд утырышлары ябык ишекләр артында үтә. Табиб та, аның адвокатлары да хәлгә комментарий бирми.
Читайте нас: