Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 апрель 2019, 13:34

Депутатларның керемнәре билгеле булды

Депутатларның 2018 ел өчен кереме һәм милке турында мәгълүмат билгеле булды.

Депутатларның 2018 ел өчен кереме һәм милке турында мәгълүмат билгеле булды.
Башкортстаннан Дәүләт Думасы депутатлары арасында иң бай бишлекнең башында “Гражданлык платформасы” партиясе рәисе Рифат Шәйхетдинов тора. Аның узган елгы кереме – 23,4 миллион сум. Икенче урында “Бердәм Русия” фракциясе әгъзасы Илдар Бикбаев килә. Ул 8,3 миллион сум эшләгән. Шушы ук партиядән Рафаэль Мәрданшин 6,8 миллион сум керем белән өченче урында тора. “Бердәм Русия”леләр Рима Баталова 6,7 миллион сум эшләп, дүртенче баскычта килә, ә Алексей Изотов аңардан чак кына калыша: аның кереме – 6,3 миллион сум.
Читайте нас: