Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 апрель 2019, 14:59

Тагын чиркәүдә атыш

Канаданың Салмон-Арм шәһәре чиркәвендә бер кешене атып үтергәннәр.

Канаданың Салмон-Арм шәһәре чиркәвендә бер кешене атып үтергәннәр.
Автомат белән коралланган берәү халык чиркәүгә җыелгач кергән һәм 78 яшьлек ирне атып еккан. Шуннан соң беразга чыгып китеп торган һәм, кабаттан кереп, тагын бер кешегә аткан. Шөкер, ул адәм исән калган.
Чиркәүдәге халык та югалып, куркып калмаган. Алар кораллы ирне эләктереп, автоматын тартып алганнар.
25 яшьлек ир ник чиркүгә кереп ут ачкан? Менә монысы әле ачыклана.
Нәкъ бер ай элек, 15 мартта, Яңа Зеландия мәчетендә илле кешене үтергәннәр иде. Аны теракт дип белдерделәр.
Читайте нас: