Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 апрель 2019, 17:36

Радий Хәбиров: “Мин сезгә биергә кушмыйм”

Бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан юлларындагы чокырларны ямау мәсьәләсен күтәрде һәм башкарылган эшләр белән канәгать булмавын белдерде.

Бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан юлларындагы чокырларны ямау мәсьәләсен күтәрде һәм башкарылган эшләр белән канәгать булмавын белдерде.
Башта Республиканың транспорт комитеты рәисе Тимур Мөхәмәтҗанов исәп тотты. “Гомумән алганда, чокырларны ямау буенча районнарда эшләр графикка ярашлы бара, – диде ул. – Белорет, Борай, Әлшәй, Мәләвез районнарында күп эшләр башкарылган. Шәһәрләрдә графиктан артта калу күзәтелә. Межгорье һәм Агыйдел генә өлгәшә. Уфа, Салават, Нефтекама һәм Күмертау буенча күрсәткечләр графикта билгеләнгәннән 30 процентка калышалар”.
Тимур Мөхәмәтҗановның сүзләреннән соң Радий Хәбиров хакимият башлыкларына эшләрне билгеләнгән вакытка тәмамларга кушты һәм ямалган чокырлар проблемасына икенче елга кире әйләнеп кайтырлык булмасын дип кисәтте ул. “Графикны үтәвегезне сорыйм. Сезгә нәрсәдер кирәк икән, хәбәр итегез. Без ярдәм итәрбез. Мин сезгә биергә кушмыйм, ә чокырларны эшләвегезне сорыйм”, – диде ул.
Радий Фәрит улы әйтүенчә, юллардагы һәм ихаталардагы чокырларны ямауның төп эшләре 15 июньгә кадәр тәмамланырга тиеш.
Читайте нас: