Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 апрель 2019, 12:51

Примадоннага - 70!

Примадонна быел үзенең 70 яшьлек юбилеен билгели һәм сәхнәдән китә. Бу хакта ул әллә кайчан үзенең интернет битләрендә хәбәр иткән иде инде.

Примадонна быел үзенең 70 яшьлек юбилеен билгели һәм сәхнәдән китә. Бу хакта ул әллә кайчан үзенең интернет битләрендә хәбәр иткән иде инде. Соңгы ун ел эчендә беренче тапкыр зур шоу-программа белән чыгыш ясап хушлашачак. “Алла Пугачева. PS” дип аталган әлеге тамаша узганчы ук аны агымдагы елның иң әһәмиятле вакыйгаларының берсе дип билгеләделәр.
Җырчының концертына билет хаклары да билгеле. Баштарак беренче рәткә кассадан 100 мең сумга алып булган, хәзер исә алыпсатарлар кулында ул билетлар 250-300 мең, хәтта 1 миллион сум дип тә сөйлиләр. Тик иң кызыгы бу түгел әле. Иң кызыгы һәм шаккатырганы: Алла Пугачева үзенең соңгы концертын үткәрер өчен “Ростех” эченә кергән АО “Русия вертолетлары” дәүләт компаниясеннән матди ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Аңа бу чараны оештыру өчен 40 миллион җитми кала язган икән...
Әлеге вакытта гаиләсе белән иң затлы саналган Грязи касабасындагы чын замокта яшәп яткан җырчы спонсорлар эзли. Елена Супракова (җырчының ярдәмчесе) хәбәр итүенчә, “Русия вертолетлары” чыннан да соңгы концертның иганәчесе булып тора, һәм ул тиешле сумманы күчергән. Моның өчен Пугачева әлеге оешмага бик рәхмәтле, ди. Чөнки башка ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр табылмаган. Промоутер Алина Красная сүзләренә караганда, 40 миллион зур сумма кебек күренсә дә, диңгездәге тамчыга гына тиң. Чөнки Кремль сараеның арендасы 8 миллион сум тәшкил итә. Музыкантларга, биючеләргә, сәхнә бизәүчеләргә, костюм тегүчеләргә - һәммәсенә түләргә кирәк. Бер баннер бер ай эленеп торсын өчен 1 млн сум таләп ителә. Һәм бу нибары бер концерт өчен.
Ә бит җырчының вокаль мөмкинлекләре инде күптән аның популяр чорындагы кебек түгел. Карлыккан тавыш белән ярымсөйләп чыгудан ерак китәлмәвен колагына аю басканнар да ишетеп тора. Шулай булгач нигә кирәк икән мондый зур чыгымнар?
Примадоннаны тәнкыйтьләүчеләр, көлүчеләр җитәрлек. 8 ел элек сәхнәдән китәм дип белдергән иде бугай бит инде... Ни өчен һаман китә алмый? Сәхнә җибәрмиме? Акчамы? Дан-шөһрәтме? Кызганыч, Алла Пугачеваны яшь буын талантлы бөек җырчы дип түгел, ә тузга язмаган кылыклар аша үзенә “пиар” ясап йөргән кеше дип белә. Кайчандыр чит илләрне яулаган танылган популяр артист икәне онытылды...
Ә бит Алла Борисовна Пугачева - СССРның халык артисты, 500дән артык җыр башкарган актриса, алып баручы һәм музыкаль продюсер.
P.S. Алла Пугачева турында күләмле мәкалә "Өмет" гәзитенең алдагы санында дөнья күрәчәк.
Читайте нас: