Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 апрель 2019, 13:27

Ракеталар күккә күтәрелде

Кайсы гына малай космонавт булырга хыялланмый икән? Космонавт булмаса да, очкыч-ракеталар белән мавыкмаганнар юктыр. Ә үз кулың белән ясаган ракетаны күккә очыруга җитәме соң?

Кайсы гына малай космонавт булырга хыялланмый икән? Космонавт булмаса да, очкыч-ракеталар белән мавыкмаганнар юктыр. Ә үз кулың белән ясаган ракетаны күккә очыруга җитәме соң?
Космонавтика көне алдыннан Баймак шәһәре мәктәпләрендә укучылар арасында ракета модельләү спорты буенча турнир үткән. Яшь конструкторлар бу вакыйгага җитди әзерләнгән. Ракета һәм очкычлар модельләрен ясау белән мавыккан үсмерләр үзләренең техник иҗат җимешләрен берничә көн буена ясаган.
Әйткәндәй, бу малайлар мәктәпләрдәге түгәрәкләрдә дә, Яшь техниклар станциясендә дә шөгыльләнә. Алар җиһанга очучы техникаларның төрләре, үзенчәлекләре турында да күпне беләләр. Әлеге ярышта та берничә юнәлеш буенча барган. Һәрберсе буенча җиңүчеләр билгеләнгән. Ә күккә күтәрелгән 40тан артык ракетаны күзәтү үзе бер гаҗәп кеүренеш булган.
Читайте нас: