Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 апрель 2019, 12:06

Поехали!

Беренче космонавт Юрий Гагаринның “Поехали!” дип беренче тапкыр галәмгә очуы – зур тарихи вакыйга.

Беренче космонавт Юрий Гагаринның “Поехали!” дип беренче тапкыр галәмгә очуы – зур тарихи вакыйга.
1961 елның 12 апрелендә совет космонавты дөньяда беренче кеше булып Җир шарын урап очкан. Юрий Гагарин “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алган һәм ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыккан. Космоста очу вакыты 1 сәгать 48 минут дәвам иткән.
Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде.
Юрий Алексеевич Гагарин 1934нче елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында колхозчы гаиләсенә туган. 1941нче елда мәктәпкә укырга керә, ләкин сугыш башланып китә һәм аның укуын бүлә. Сугыштан соң аларның гаиләсе Гжатск шәһәренә күчә. Анда Юрий Гагарин урта мәктәптә укуын дәвам итә. 1951 елда ул Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә һөнәрчелек училищесын һәм бер үк вакытта эшче -яшьләр мәктәбен тәмамлый. Саратов шәһәрендәге индустриаль техникумда укыганнан соң, Саратов аэроклубында, Оренбург авиация училищесында белем ала. 1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә. 1959 елда җиһанга очарга әзерләнә.
Беренче космонавт 1968 елның 27 мартында Владимир өлкәсендә “МиГ-15” машинасында күнекмә үткән вакытында һәлак булды.
Читайте нас: